Апаста ике шофер правасыз калачак
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста ике шофер правасыз калачак

Районның ДАИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада район үзәгендә салмыш килеш транспорт белән идарә итүче 2 транспортчыга беркетмә төзелгән.

-Салмыш шоферларның икесе дә Апас – Каратун арасында очрады. Алар кичке сәгатьләрдә шәп кенә кәефләнеп алганнан соң юлга чыкканнар иде. Автомобиль яки башка транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү - машина йөртүче кылырга мөмкин булган иң җитди хокук бозуларның берсе. Ул штрафка һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә генә китереп калмыйча, башка затларның сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерергә дә мөмкин. Әгәр машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен җитди бозуга юл куйса, аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Хокуклардан мәхрүм итү-автомобиль, мотоцикл яки башка транспорт чарасы белән идарә итүне тыю, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

фото: татар-информ


Нет комментариев