Апаста «Йөк транспорты» профилактик чарасы үтте
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста «Йөк транспорты» профилактик чарасы үтте

24 июньнән 3 июльгә кадәр «Йөк транспорты» профилактик чарасы узды.

(3 июль, “Апастово-информ”).

Аның барышында йөк транспортын эксплуатацияләүгә игътибар тагын да көчәйтелде.

“Бу чара юл-транспорт кагыйдәләрен тупас бозу фактларын кисәтү максатларында үткәрелде. Йөк машиналары йөртүчеләренә һәм бу транспортның техник торышына аерым игътибар бирелде. Шулай ук әлеге операция кысаларында машина йөртүчеләр - чит ил гражданнары арасында хокук бозуларны кисәтү чаралары һәм йөк транспортын эксплуатацияләүче предприятиеләргә рейдлар узды", – ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев