Апаста юл һәлакәтендә бер бала тән җәрәхәтләре алган
Апас эчендә көчле юл һәлакәте булган.
(2 июнь, “Апастово-информ”).
“Көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Апасның Ленин урамында, район эчке эшләр бүлегеннән ерак та түгел, юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Ике җиңел машина бәрелеште. Аларның берсе үзәк юлдан килүчегә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, көчле бәрелү барлыкка килде. Әлеге бәхетсезлек очрагында 1 балигъ булмаган бала тән җәрәхәтләре алды. Ул хастаханәгә озатылды. Юлларда сак булыгыз, юл кагыйдәләрен, таләпләрне үтәү мәҗбүри. Юлда үз законың белән йөрүнең нәтиҗәсе күз алдында”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев