Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы бара

Куркынычсызлык атналыгы 16нчы сентябрьдә башланды. Ул 20нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.

  (18 сентябрь, “Апастово-информ”).

  Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының максаты - Россиядә балалар катнашындагы аварияләрне киметү.

  Бу атналыкта юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлек проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән кисәтү чаралары узачак.

  “Мәктәпләрдә укучылар, ата-аналар белән очрашулар уза. Анда балаларның иминлеге, юлда үз-үзләрен тотышлары турында сөйләшәбез. Шулай ук мәктәп, балалар бакчалары янында иртәнге, кичке рейдлар уза”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев