АПАСТА ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ КЫШ БАБАЙ ЮЛЛАРГА ЧЫКТЫ
ЮХИДИ хәбәр итә

АПАСТА ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ КЫШ БАБАЙ ЮЛЛАРГА ЧЫКТЫ

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Кыш бабай машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котлады.

(31 декабрь, "Апастово-информ").

  Алар шоферларны Яңа ел белән котлап, имин, хәвефсез юллар теләделәр, кагыйдәләрне үтәргә чакырдылар. Шул ук вакытта бәйрәмчә кәефтә руль артына утырмаска өндәп, белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырдылар.

  " Иртәдән үк руль артына утырган райондашларны сөендерергә уйладык. Шул ук вакытта бу кисәтү чарасы дә булып тора. Яңа еллар имин узсын, күңелсезлекләр алып килмәсен", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
 
  Бәйрәм акциясе һәр яңа елда традициягә кергән. Шулай ук 8 март, 23 февраль бәйрәмнәрендә дә уза.

Шоферлар сагаеп кына туктасалар да, соңыннан елмаюларын яшермәделәр. Кыш бабай да җылы сәламләде үзләрен.


Нет комментариев