Апаста кабат салмыш килеш руль артына утыручы очраган
Салмыш килеш руль артына утыручы райондашларыбыз әле дә бар. Бу юлы ДАИ хезмәткәрләре исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган ир-ат белән изге җомга көнендә очрашкан. Шофер кеше күрсәтмә бирүдән баш тарткан.
(22 август, “Апастово-информ”).
“Медицина күрсәтмәсеннән баш тарткан өчен ел ярымнан ике елга кадәр хокуклардан мәхрүм итү каралган. Әгәр исерек йөртүченең таныклыгы булмаса яки ул аннан мәхрүм ителсә, КоАП 12.26 маддәсенең 2 өлеше буенча 10-15 тәүлеккә кулга алу көтә. Җәза вакыты беткәч, автомобильчегә юл йөрү кагыйдәләре тестын тапшырырга һәм медицина тикшерүе узарга туры киләчәк. Күрсәтмә бирүдән кабат баш тартучы РФ Җинаять Кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше буенча җәза алырга мөмкин: 200-300 мең сум штраф, машина йөртүченең хезмәт хакы яки кереме күләмендә бер-ике ел өчен түләтү, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, ике елга кадәр ирекне чикләү дә булырга мөмкин. Моннан тыш, автомобильче таныклыгыннан өч елга кадәр вакытка мәхрүм ителәчәк”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев