Апаста кабат салмыш шофер очраган
Райондашлар арасында эчкән хәлдә руль артына утыру очраклары кабатланып тора. Соңгы көннәрдә районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тагын 2 исерек машина йөртүчене токарлаган.
“Исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртүче 1,5-2 елга кадәр срокка транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә, шулай ук 45 мең сум күләмендә штраф түләү кебек административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Шундый ук җаваплылык исерек хәлдә булган затка автомобиль белән идарә итүне тапшырган өчен дә, шулай ук исереклек халәтен раслаудан баш тарткан өчен дә каралган”, - дип кисәтә Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анис Гобәйдуллин.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев