Апаста кабат салмыш шоферга беркетмә төзелгән
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста кабат салмыш шоферга беркетмә төзелгән

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары Каратун – Урта Балтай юлында кабат салмыш шофер белән очрашты.

(5 июнь, “Апастово-информ”).

Исерткечләр сөременнән айнымаган ир-егет иртән руль артына утырып юлга чыккан.

“Хәзер шоферга 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк һәм 1,5 ел транспорт белән идарә итә алмаячак. Җәзаны җәмәгать суды билгели”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев