Апаста «Каршы як полоса» профилактик чарасы дәвам итә
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста «Каршы як полоса» профилактик чарасы дәвам итә

Операция 5 марттан 18 мартка кадәр дәвам итәчәк.

(10 март, “Апастово-информ”). 


Агымдагы елның ике аенда тиешсез җирдә узарга чыккан 14 шоферга беркетмә төзелгән.

Чараның төп максаты – куркыныч гамәлләрне кисәтү, хокук бозуларның аянычлы нәтиҗәләрен халыкка җиткерү, иминлек тәэмин итү.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә кагыйдәне кабат бозган очракта, йөртүче 1 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

"Тиешсез җирдә узарга чыгу, куркыныч алымнар куллану аяныч нәтиҗәләргә китерә. Юлларда ялгышмасак иде,- ди ДАИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев