Апаста «каршы полоса» профилактик чарасына йомгак ясалды
Районда 17-31 гыйнвар көннәрендә «каршы полоса» профилактик чарасы узды.
(2 февраль, “Апастово-информ”).
Бу көннәрдә республикада каршы як полосага чыгу белән бәйле 517 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Районда исә 12 очрак теркәлгән.
“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозган очракта 1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм куркыныч маневрлардан качарга чакыра. Онытмагыз: узып киткәндә берничә минут экономияләү кеше гомеренә тормый. Сезне өйдә исән-имин көтәләр”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев