Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста «Көзге каникуллар» чарасы бара

Республикакүләм акция балалар катнашында килеп чыга торган бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан уздырыла.

(1 ноябрь, “Апастово-информ”).



“2025 елның 23 октябреннән 2 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы уза. 2025 елның 9 аенда республика юлларында 359 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 390ы яраланган. Ел башыннан 9 пассажир-бала һәлак булган. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыять кискенләшү сәбәпле, балалар күпләп була торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары уза”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Районның ДАИ бүлегеннән белдерүләренчә, оператив кисәтү чаралары вакытында җәяүле һәм пассажир балалар игътибарга алына. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә юлларга чыгып, кисәтүләр алып бара.

-Хәзер көннәр кыскара. Кичке караңгылык күзне алдарга мөмкин. Өстәвенә, кар-яңгыр явып үтүе, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал. Шуның өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәрбер кешедән аеруча игътибарлы һәм сак булуларын, өс киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыруны сорыйбыз. Көзге каникуллар чорында балаларга аеруча игътибарны арттыру мөһим, - дип белдерде Румбик Гәрәев.

«Көзге каникуллар» чарасы вакытында 3 җәяүле балага кисәтү ясалган. Балаларын махсус утыргычта йөртмәүче 4 өлкән кешегә җавап бирергә туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев