Апаста куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр арткан
Чираттагы “Тоннель” операциясе Свияжный бистәсендә узды. Иртәнге 7.00-9.00 сәгатьләрдә кагыйдә бозучы шоферлар ачыкланды.
(28 декабр, “Апастово-информ”).
ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә юлларда рейд уздырды.
“Шушы 2 сәгать эчендә 7 кагыйдә бозучы ачыкланды. Бер шофер правасыз килеш руль артына утырган иде. Калган 6 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләренең тикшеренүләре күрсәткәнчә, куркынычсызлык каешларын куллану, машина йөртүчеләр һәм алгы утыргычтагы пассажирларга юл-транспорт һәлакәте була калса, үлем яки җәрәхәтләнү мөмкинлеген 50 процентка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен 25 процентка киметә. Рульдә, куркынычсызлык каешын эләктеререп йөрү, авария була калса исән калу мөмкинлеге 5 тапкырга арттыра”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев