Апаста куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр арткан
Районның ДАИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел каршы як полосага чыгып узарга теләгән 16 кешегә беркетмә төзелгән.
(21 апрель, “Апастово-информ”).
Штрафын вакытында түләмәгән 83 кеше ачыкланган. 3 айда куркынычсызлык каешын эләктермәгән 263 кеше очраган. Узган ел бу чорда 181 кеше булган. Транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 2 шофер кабат юлга чыккан.
“3 айда 909 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр сизелерлек арткан. Әгәр машина йөртүче яки аның пассажирлары транспорт хәрәкәте башланганчы куркынычсызлык каешын эләктермәсә, элегрәк КоАПның 12.6 маддәсе буенча 1 000 сум күләмендә штраф каралган иде. 2025 елның 1 гыйнварыннан штраф 1 500 сумга кадәр артты.
КоАП 12.23 маддәсенең 3 өлешендә балаларны кагыйдәләр буенча йөртмәгән өчен штрафлар турында әйтелә: физик затларга - 3 000 сум; вазифаи затларга - 25 мең сум; юридик затларга - 100 мең сум. 2026 елда каеш өчен штраф тәүлегенә машина йөртүчене автоинспекторлар күпме туктата, шулкадәр тапкыр билгеләнәчәк,”, - ди Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анис Гобәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев