Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр арткан

Районның ДАИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә генә куркынычсызлык каешын эләктермәгән 7 кешегә беркетмә төзелгән.

(22 июнь, “Апастово-информ”). 

“Куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр сизелерлек арткан.  Әгәр машина йөртүче яки аның пассажирлары транспорт хәрәкәте башланганчы куркынычсызлык каешын эләктермәсә, элегрәк КоАПның 12.6 маддәсе буенча 1 000 сум күләмендә штраф каралган иде. 2025 елның 1 гыйнварыннан штраф 1 500 сумга кадәр артты. 

КоАП 12.23 маддәсенең 3 өлешендә балаларны кагыйдәләр буенча йөртмәгән өчен штрафлар турында әйтелә: физик затларга - 3 000 сум; вазифаи затларга - 25 мең сум; юридик затларга - 100 мең сум. 2026 елдан каеш өчен штраф тәүлегенә машина йөртүчене автоинспекторлар күпме туктата, шулкадәр тапкыр билгеләнә”, - ди Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев