Апаста куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр бар
3 июньнән 3 июльгә кадәр районда “Куркынычсызлык каешы” кисәтү акциясе бара.
(5 июнь, “Апастово-информ”).
Иминлек каешын эләктермәгән йөртүчеләргә – 1000 сум, пассажирларга 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.
Районыбызда «Куркынычсызлык каешы» операциясе уза. Бу чорда техника йөртүчеләрнең генә түгел, пассажирларның, аеруча балаларның куркынычсызлык каешы белән бәйле кагыйдәләрне төгәл үтәве күз уңында булачак.
“Кызганычка каршы, район юлларында шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә административ җаваплылыкка тартылучылар саны кимеми. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан әлеге кагыйдәне бозучылар гел тоткарланып тора. Шушы 2 көндә 3 кешегә беркетмә төзергә туры килде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев