Апаста өч машина йөртүче җәза алган
Шоферлар машина йөртү таныклыгыннан колак каккан.
(10 ноябрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, соңгы көннәрдә районның җәмәгать судында административ хокук бозу турында өч эш каралган. Г.А.Н., А.Р.Х., Г.Р.Р салмыш килеш машина белән идарә иткәне өчен суд каршында җавап биргән.
Руль артына салмыш килеш утырган машина йөртүчеләр үз гаепләрен танып, үкенүләрен белдерсәләр дә, җәмәгать суды аларны гаепле дип тапкан һәм аларга 45 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, шулай ук 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев