Апаста салмыш шофер очраган
ДАИ хезмәткәрләренә район үзәгендә төн уртасында салмыш килеш руль артына утырган яшь шоферга беркетмә төзергә туры килгән.
(24 июль, “Апастово-информ”).
“Әле яңа гына таныклык алып, транспорт белән идарә итү тәҗрибәсе дә булмаган килеш, ул исерткечләр кулланып юлга чыгарга батырчылык иткән. Нәтиҗәдә, юлы уңышсыз тәмамланды. Егеткә беркетмә төзергә туры килде”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Егет хәзер машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калачак һәм штраф түләргә дә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев