Апаста салмыш шофер очраган
2026 елның беренче көннәрендә үк республиканың юл сакчылары 196 салмыш шофер белән очрашкан.
(6 гыйнвар, "Апастово-информ").
Районда 1 салмыш шоферга беркетмә төзегәннәр. Ул Зур Күккүз -Апас юлында очраган. Ир-ат, бәйрәм кәефе белән юлга чыккан.
ДАИ хезмәткәрләре кисәткәнчә, исерек килеш руль артына утырган өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 000 сум штраф каралган;
- Күрсәтмә узудан баш тарткан өчен шундый ук җәза алачаклар.
- Кабат кагыйдә бозган очракта 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү ярый.
Моннан тыш, гаепле кешенең транспорт чарасы, судның гаепләү карары нигезендә, конфискацияләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев