Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста салмыш шофер суд карарын көтә

Май ае киче тагын бер шофер өчен күңелсез тәмамланды. Ул исерткечләр кулланган хәлдә шәхси машинасына утырып юлга чыккан.

(15 май, “Апастово-информ”).

  “Исерек килеш машина йөртү юл хәрәкәтендә иң куркыныч кагыйдә бозу булып санала. Әлеге сәбәп белән еш кына юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килә. Мондый очраклардан саклану һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау өчен законнар даими катгыйлана. Тик шоферлар гына бу хакта онытып җибәрә. Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен шофер 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә, шулай ук 45 мең сум күләмендә штраф түләтүне күздә тоткан административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Әлеге машина йөртүчене дә шундый җәза көтә”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев