Соңгы атнада Апаста 2 салмыш шофер тоткарланган. Алар суд карарын көтә.
(25 июль, “Апастово-информ”).
“Күпме кисәтүләр ясауга, җәзаның кырыслануына карамастан, исерткечләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар әле дә очрый. Руль артына салмыш килеш утырып юлга чыккан хатын-кыз белән Каратун-Апас юлында очраштык. Кичке сәгатьләрдә кая баруын, нинди “нужа” куганын аңлатырга тырышып караса да, Закон һәм таләпләр һәркемгә бердәй! Аңа җәзаны суд билгели”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Нет комментариев