Апаста салмыш шофер төн уртасында юлга чыккан
Районның ДАИ хезмәткәрләре төнге рейдларга еш чыга.
(26 июль, “Апастово-информ”).
“Шоферны төн уртасында район үзәгендә туктатырга туры килде. Төнге сәфәре вакытсыз тәмамлануга әллә ни исе китмәсә дә, суд карары кәефен кырыр, мөгаен. Шоферларны 45 мең сум штраф һәм 1,5 елга транспорт йөртү хокукын югалту көтә. Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле хәл катлаулы булып кала, чөнки мондый машина йөртүче үзен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя. Саннарга күз салсак, борчылырга урын бар, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев