Апаста салмыш шоферга 45 мең сум штраф түләргә туры киләчәк
ДАИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, май ае 5 шофер өчен аеруча күңелсез тәмамланган.
(30 май, “Апастово-информ”).
Алар транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
“Чираттагы салмыш шофер район үзәгендә очрады. Төш вакытында ук бәйрәмчә кәефләнеп куйган ир-ат рульгә утырырга ярамавын исеннән чыгарган булып чыкты. Хәзер ул суд карарын көтә. Аңа 45 мең сум штраф түләргә һәм 1,5 елга правасыннан колак кагу җәзасы яный”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев