Апаста салмыш шоферга 45 мең сум түләргә туры киләчәк
Районда чираттагы салмыш шофер иртә белән үк Апас-Каратун юлында очраган.
(16 август, “Апастово-информ”).
Транспортчы медицина күрсәтмәсе бирүдән баш тарткан.
“Медицина тикшерүен узудан баш тарту ел ярымнан ике елга кадәр транспорт йөртү хокукын югалтуга китерә. Исереклеккә медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен штраф 45 мең сум тәшкил итә (КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше). Автомобильчегә аны тулысынча түләргә туры киләчәк, чөнки әлеге кагыйдәне бозучыларга 25 процент ташлама кагылмый”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев