ДАИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, чираттагы салмыш шофер Апас-Биеш юлында очраган.
(15 май, “Апастово-информ”)
“Кичке сәгатьләрдәге чираттагы рейд вакытында шәхси транспорт хуҗасын туктатырга туры килде. Руль артындагы ир-атның салмыш булуын медицина күрсәткечләре раслады. Хәзер аны суд карары көтә. Шоферга 45 мең сум штраф түләргә һәм 2 елга кадәр вакыт руль белән саубуллашып торырга туры киләчәк”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Нет комментариев