Апаста салмыш шоферга беркетмә төзелгән
Чираттагы салмыш шофер Дәвеш-Коштавылы юлында очраган. Ир-егет көндезге сәгатьләрдә үк шәхси транспортына утырып юлга чыккан.
(12 сентябрь, “Апастово-информ”).
Юлда йөрүнең кайбер кагыйдәләрен онытып җибәрүе нәтиҗәсендә, хәзер ул суд карарын көтә.
“Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә, шоферга бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 45 мең сум штраф түләү җәзасы яный. 45 мең сум штраф түләү дә, алкоголь кулланганнан соң шофер статусыннан җәяүлегә әйләнү дә куркытмый райондашларны. Алар гаебе белән бер гаепсез кеше гомерләре зыян күрергә мөмкин бит”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев