Апаста салмыш хәлдә автотранспорт чарасы белән идарә иткән тагын ике машина йөртүчене хөкем иткәннәр
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста салмыш хәлдә автотранспорт чарасы белән идарә иткән тагын ике машина йөртүчене хөкем иткәннәр

Машина йөртүчеләр җитди җавап тотканнар.

(7 август, “Апастово-информ”).



Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, җәмәгать суды тарафыннан 2 эш каралган.
"Бу юлы Җәмәгать суды Н.Р,Рны һәм Ф.Р.Мны, 1 елда 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарган. Өстәвенә, алар 45мең сум күләмендә штрафка тартылган", - диелә хәбәрдә.


Нет комментариев