Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста скутерда йөрүче яшүсмергә карточка төзелгән

23 марттан 5 апрельгә кадәр районда “Язгы каникуллар” профилактик акциясе уза. Төп игътибар балалар арасында юл травматизмын кисәтүгә, иминлекне кайгыртуга юнәлтелә.


Язгы каникуллар вакытында ДАИ хезмәткәрләре балаларның хәвефсезлеген тәшэмин итү максатыннан рейдлар уздырды. Көндезге рнейдларның берсендә скутер белән юлга чыккан 14 яшьлек транспортчы белән очрашты. 
-Скутерда йөрүче яшүсмер район үзәгендә очрады. Аның транспортында дәүләт номеры да юк, башына каска да кимәгән. Шул ук вакытта артына тагын бер дустын утырткан. Яшүсмергә карточка тутырылып, мәгариф учреждениеләренә җибәрелде. Скутер исә штраф стоянкасына ябылды, - ди Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анис Гобәйдуллин.
ДАИ хезмәткәрләре белдергәнчә, 14 яшьлек балигъ булмаган бала скутер белән идарә итә алмый - әлеге транспорт чарасы белән идарә итү өчен машина йөртү таныклыгы алырга кирәк, аны 16 яшьтән алырга мөмкин. 16 яшькә җитмәгән балигъ булмаганнарга скутер белән идарә итү өчен ата-аналар (законлы вәкилләр) җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев