ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста штрафларын түләмәүчеләр арткан

ДАИ хезмәткәрләре белдергәнчә, агымдагы елның 8 аенда район юлларында 26 салмыш шофер очраган.

(12 сентябрь, “Апастово-информ”).




Юл сакчыларына барлыгы 2179 административ хокук бозу очрагы буенча беркетмә төзергә туры килгән. 69 шофер тиешсез урында каршы як юлга чыккан өчен җәза алган. 155 кеше штрафларын закон таләп иткән вакытта түләмәгән.


Нет комментариев