Апаста тагын 2 шофер правасыз калачак
ДАИ хезмәткәрләре рейдлар вакытында төп игътибарны салмыш килеш руль артына утырып, юлда куркыныч тудыручы шоферларга юнәлтте. Караңгы киемнән юлда йөрүче җәяүлеләр дә шелтә алды.
(9 октябрь, «Апастово-информ»)
- Апас-Чүрибураш юлында төш вакытында ук исерткеч эчемлекләр кулланып өлгергән шофер белән очраштык. Аңа юл кагыйдәләрен, салмыш килеш юлга чыгуның хәвефсезлек өчен куркыныч булуын тагын бер кат аңлатырга туры килде. Шулай ук район үзәгендә төн уртасында салмыш килеш руль артына утырган өлкән кешегә беркетмә төзергә туры килде, - ди районның ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Юл сакчылары кисәтә: беренче тапкыр автомобиль белән салмыш килеш идарә иткән өчен закон нигезендә 45 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр “права”дан мәхрүм итү каралган. Тәртип бозучы бер ел эчендә руль артына кабат исерек килеш утыра икән, аны җинаять җаваплылыгына тарталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев