Апаста тагын бер салмыш транспортчы очраган
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста тагын бер салмыш транспортчы очраган

Районның ДАИ хезмәткәрләре салмыш килеш мотоциклда җилдергән ир-ат белән очрашкан.

Олы яшьтәге ир-ат иртәнге сәгатьләрдә юлга чыккан. 
“Мотоциклчыны 45 мең сум штраф һәм 1,5–2 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы көтә. Мотоцикл (мопед кебек үк) транспорт чарасы булып санала, шуңа күрә автомобильләр өчен нормалар аңа да кагыла. Шулай ук мотоциклны штрафстоянкага эвакуациялиләр.  Әгәр правасы бөтенләй юк икән (яки кеше идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән), җәза катгыйрак: 10-15 тәүлеккә административ кулга алу яки 45 000 сум штраф (әгәр закон буенча кулга алуны кулланырга ярамый икән).  Медицина тикшерүеннән баш тарту исерек хәлдә идарә итүгә тиңләштерелә”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев