Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста тагын бер шофер правасыз калачак

ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы кичке рейдны Әлмәндәр-Олы Болгаер җирлегендә уздырды.

  (15 август, “Апастово-информ”).

  Төп игътибар – руль артына салмыш килеш утырган шоферларга бирелде. Бер ир-атның көне уңышсыз тәмамланды.

  -Аңына спиртлы эчемлекләр тәэсир иткән машина йөртүче юл һәлакәтен китереп чыгару куркынычын тудыра. Шуңа да һәр машина йөртүче юлга чыкканчы, пассажирларының, башка машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең иминлеген истә тотсын иде. Хәзер кичен салмыш баштан юлда йөрергә яраткан шоферны 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга правасыз калу җәзасы көтә, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев