Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста тагын бер шоферга 45 мең сум түләргә туры киләчәк

ДАИ хезмәткәрләре чираттагы рейд вакытында тагын бер салмыш шофер белән очраша.

(7 апрель, “Апастово-информ”). 

Тикшерү барышында әлеге кешенең транспорт белән идарә итү хокукы да булмавы ачыклана.

“Әгәр машина йөртүче транспорт чарасын исерек хәлдә йөрткән һәм шул ук вакытта машина йөртү таныклыгы булмаган яки хокукларыннан мәхрүм ителгән икән, аңа карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 3 өлеше буенча административ җаваплылык кулланыла. 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, 45 мең сум күләмендә штраф яный. Транспорт чарасы тоткарлана һәм штраф стоянкасына ябыла. Әгәр мондый гамәлләр зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте яки җинаять билгеләре (мәсәлән, исерек килеш кабат машина йөртү) китерсә, РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы башланырга мөмкин”, - ди Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анис Гобәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев