Районның ДАИ хезмәткәрләре бу атнада тагын бер салмыш шофер белән очрашкан.
(16 апрель, “Апастово-информ”).
“Салмыш шофер Апас – Түбән Биябашы юлында очрады. Ир атның исерткечләр кулланган булуы ачыкланды. Ул төш вакытында юлга чыккан һәм беркем дә туктатмас дип уйлаган. Хәзер шоферга 45 мең сум штраф яный. Ул шулай ук правасыз да калачак. Җәзаны суд билгели”, - ди Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анис Гобәйдуллин.
Нет комментариев