Апаста тау шууның куркынычы турында сөйләделәр
Дәүләки мәктәбендә укучылар юл сакчылары белән очрашты.
(29 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Алар ДАИ хезмәткәре Динар Фәйзуллин һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова белән очрашты.
Укучылар белән юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында профилактик әңгәмә үткәрелде, видеоролик күрсәттеләр.
Әңгәмә барышында укучыларга юлны имин кичү кагыйдәләре, җәяүлеләрнең бурычлары, балалар автокреслоларыннан һәм куркынычсызлык каешларыннан файдалану һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалану кирәклеге турында искә төшерделәр.
Аеруча игътибар «тюбингларда» һәм транспорт чараларына беркетелгән моңа охшаш җайланмаларда шууның ярамавына һәм машина юлы янәшәсендә урнашкан санкцияләнмәгән таулардан чаналарда шууның куркыныч булуына юнәлтелде.
Әңгәмә ахырында укучылар өчен "Кышкы куркынычсызлык" дәресенең видеосын карау оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев