Апаста “Тоннель” барышында 5 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелде
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Тоннель” барышында 5 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелде

Апаста чираттагы “Тоннель” Апас-Ульян юлында узды.

(23 май, Апастово-информ”).
ЮХИДИ инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә иртәнге 6.30-8.30 сәгатьләрдә юлларда кизү торды. Төп игътибар – автобусларга юнәлтелде.
“Әлеге 2 сәгатьтә 3 автобус шоферына беркетмә төзелде. Төзек булмаган 2 җиңел машина очрады. Алар штраф стоянкасына ябылды. Юлга чыкканда транспорт чарасының төзеклегенә дә игътибар бирсәгез иде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев