Апаста “Тоннель” кагыйдә бозучыларны ачыклый
Чираттагы “Тоннель” операциясе шоферларның бала хәвефсезлегенә ни кадәрле игътибарлы булуларын ачыклады.
(28 декабр, “Апастово-информ”).
ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә ике сәгать дәвамында шоферларны күз уңында тотты. Нәтиҗәдә, баласын махсус утыргычта йөртмәүче әти-әниләр очрамады. Ләкин куркынычсызлык каешын эләктермәүче 3 кеше җәза алды.
-Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләре таләбе буенча, 12 яшькә кадәр баланы транспорт чарасында йөртү аның буена һәм авырлыгына бәйле рәвештә һәм транспорт чарасының үзенчәлекләрен күздә тотып, бары тик махсус җиһаз ярдәмендә яки куркынычсызлык каешын таккан хәлдә генә башкарылырга тиеш. Бала алгы утыргычта булса – бу бары тик балалар өчен махсус креслода гына булганда мөмкин. Балалар автомобиль утыргычы юл фаҗигаларындә 95 процентка кадәр тән җәрәхәтләре алудан саклый, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев