Апаста «Тоннель» операциясе кагыйдә бозучыларны ачыклады
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста «Тоннель» операциясе кагыйдә бозучыларны ачыклады

Чираттагы «Тоннель» операциясе Казан-Ульян юлында узды.

(21 июнь, “Апастово-информ”).

Төп игътибар автобусларга юнәлтелде. Шул ук вакытта юлда йөргән һәр транспорт чарасы игътибар үзәгендә булды.

“Иртәнге 6.30-9.30 сәгатьләрдә Казан-Ульян юлында эшләдек. Шушы вакыт эчендә куркынычсызлык каешын эләктермәүче 6 очрак ачыкланды. Алар арасында әлеге кагыйдәне бозучы автобус шоферы да күзәтелде.. Төзексезлеге аркасында бер машина штраф стоянкага ябылды”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев