Апаста “Тоннель” узды
Апас-Каратун юлында чираттагы “Тоннель” узды.
(1 ноябрь, “Апастово-информ”).
Төп игътибар салмыш килеш руль артында йөрүче шоферларга юнәлтелде.
“Кичке сәгатьләрдә юлдагы һәр транспорт чарасына игътибар бирелде. Ике сәгать эчендә 4 кагыйдә бозучы ачыкланды. Алар барысы да куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр иде”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә куркынычсызлык каешын такмаган өчен штраф 1500 сум тәшкил итә (РФ КоАП 12.6 маддәсе). Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен (РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты) - 3000 сум (РФ КоАП 12.23 маддәсенең 3 пункты) каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев