Апаста “Тоннель” вакытында автобус шоферына беркетмә төзелгән
11 мартта, Казан-Ульян юлының 77нче чакрымында “Тоннель” операциясе узды.
(11 март, “Апастово-информ”).
Иртәнге сәгатьләрдә юлда йөрүче барлык автобусларга һәм йөк машиналарына игътибар юнәлтелде.
“Төзексез автобус белән юлга чыккан бер шофер белән очраштык. Шулай ук тахограф картасы булмаган, юлга чыгарга рөхсәте булмаган шоферларга да җавап бирергә туры килде. Рейд вакытында иң күп саналган кагыйдә бозу – куркынычсызлык каешларын эләктермәү булып кала бирә. Бу юлы да әлеге кагыйдәгә буйсынмаучы шофер һәм юлчылар бар иде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев