Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Тоннель” вакытында ике машина штраф стоянкага ябылган

Апаста иртәнге сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе узды.

(16 октябрь, “Апастово-информ”).

  ЮХИДИ хезмәткәрләре участок инспекторлары белән берлектә иртән юлга чыккан барлык транспорт чарасына да игътибар бирде.
  “Тоннель” Казан-Ульян юлының 77нче чакрымында узды. Төп игътибар автобусларга юнәлтелде. Рейд вакытында 13 беркетмә төзелде. Тормозлары төзек булмау нәтиҗәсендә бер транспорт чарасы штраф стоянкасына ябылды. 3 автобус шоферы һәм аларда утырып барган 3 пассажир куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен җәза алды. Шулай ук исәпкә куелмаган машинаны да штраф стоянкасына озатырга туры килде”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев