Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Август аеның беренче көннәре районда ике машина йөртүче өчен күңелсез тәмамланган

Салмыш килеш руль артына утырып, кичке сәгатьләрдә Апас урамнары буйлар хәрәкәт иткән машина йөртүчеләрнең юлын район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бүлгән.

(6 август, “Апастово-информ”).



Район дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, беренче машина йөртүче 1 август кичендә Апаска керү юлындагы кибет янәшәсеннән узганда районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә килеп юлыккан. Икенче кыю машина йөртүче исә 2 август кичендә салмыш килеш дәүләт номерлары да булмаган машинасында Апас урамы буйлап “җилдерткәндә” юл сакчылары игътибарына эләккән. Юл сакчылары документларын тикшерү максаты белән аны туктатып та караганнар. Ләкин машина йөртүче инспекторларның таләбенә буйсынмыйча, газга баскан. Аның артыннан куа чыккан инспекторлар хокук бозучыны туктатуга ирешкәннәр. Беренче карашка ук машина йөртүченең салмыш булуы сизелгән. Ул медицина тикшеренүе үтүдән баш тарткан.
-Исерек килеш машина йөртү юл хәрәкәтендә иң куркыныч кагыйдә бозу булып санала. Әлеге сәбәп белән еш кына юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян килә. Мондый очраклардан саклану һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау өчен законнар даими катгыйлана. Тик шоферлар гына бу хакта онытып җибәрә. Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен шофер 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителергә, шулай ук 45 мең сум күләмендә штраф түләтүне күздә тоткан административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Әлеге машина йөртүчеләрне дә шундый җәза көтә, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев