Бала кулындагы “уенчык” – өлкәннәр ялгышы
Олы Бакырчы мәктәбендә «Яңа уку елына максат-бурычлар. Укучыларның иминлеге» темасына ата-аналар җыелышы үтте.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”).
Җыелышта ДАИ инспекторы Динар Файзуллин юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше хакында сөйләде, район-республика мәгълүматлары белән таныштырды.
“Кызганычка каршы, бездә статистика мәгълүматлары зур борчуга сала. Тәҗрибәсез квадроцикл, мотоцикл, битбайк кебек транспорт чаралары руленә утырган балаларның үлү, гарип калу очраклары бар. Ә бу хәтәр “уенчыкны” аларга бары тик зурлар: йә әти-әниләре, яисә башка туганнары һәм танышлары сатып ала. Өлкәннәр баланы бәхетле балачак белән тәэмин итәбез, дип уйлап ялгышалар. Әмма алар еш кына бала кулына үлемгә китерердәй “уенчык” тоттыруларын аңламыйлар”, – диде Динар Фәйзуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев