Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Бер көндә 3 шофер штраф түләгән

15 апрельдә “Каршы як полоса” акциясе уза. Ул 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Каршы як хәрәкәт полосасына дөрес чыкмау аркасында килеп чыккан аварияләрне булдырмауга юнәлдерелгән «Каршы як полоса» акциясенең беренче көнендә үк ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан 3 шоферга беркетмә төзелгән. 

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, тиешсез җирдә каршы як полосага чыккан өчен штрафлар 7500 сумга җитә яисә 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү мөмкинлеге бар. Кабат хокук бозу тагын да катгыйрак җәзага - хәтта бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә кадәр китерәчәк.

Хөрмәтле руль артына утыручылар, игътибарлы булуыгыз һәм машина йөртүнең гади, ләкин бик җаваплы кагыйдәләрен үтәү сезнең үз тормышыгызны гына түгел, ә әйләнә-тирәгездәге кешеләрнең гомерләрен дә саклап калырга сәләтле”, - ди Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анис Гобәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев