Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Болынбалыкчы балалары юл куркынычсызлыгын өйрәнә

Болынбалыкчы башлангыч мәктәп-балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар белән юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында профилактик әңгәмә үткәрелде.

(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).

  Әңгәмә барышында юлны имин кичү кагыйдәләре, балалар автокреслоларын һәм куркынычсызлык каешларын куллану кирәклеге, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану турында искә төшерделәр, кышкы вакытта юл куркынычсызлыгы турында сөйләделәр.
Шулай ук укучыларның игътибарын машина юлы янәшәсендә урнашкан таулардан чанада шууны булдырмауга да юнәлттеләр. Соңыннан балалар өчен "Кышкы куркынычсызлык"дәресенең видеосын карау оештырылды.

  Кисәтү чарасында районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Румбик Гәрәев, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев