Өч ай эчендә Татарстанда юл камералары светофорның кызыл сигналына һәм регулировщикның тыйган жестына игътибар итмәүнең 3,5 мең очрагын теркәгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Идарәдә хәтерләткәнчә, боючыларга 1,5 мең сум штраф яный. Кабат бою очрагында штраф күләме 7,5 мең сумга кадәр арта яки алты айга кадәр хокуктан мәхрүм ителү мөмкин.
Нет комментариев