ДАИ инспекторлары кисәтә: кышкы юллар куркыныч
Кыш көне балалар еш кына башлык киеп һәм колакчыннар тотып урамга чыгалар. Болай җылырак һәм җайлырактыр, ләкин машина юлы аша чыкканда бу бик куркыныч.
«Бала тирә-юньдә ниләр барганын начаррак ишетә, һәм якынлашып килүче автомобильне күрми калырга мөмкин. Искә төшерәбез: автомобиль югары куркыныч чыганагы булып тора, һәм кышкы чорда автотранспорт чараларының тормоз юлы берничә тапкырга арта. Юлда аварияләрне булдырмау һәм үз гомерегезне куркынычсыз итү өчен барлык җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану мөһим. Шулай ук балаларны чаналарда, бозлыкларда һәм таудан «ватрушкаларда» шууның куркыныч булуын да онытмасагыз иде, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев