Иске Әнәле балалары юл кагыйдәләрен өйрәнә
Иске Әнәле мәктәп-балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре хакында чаралар уза.
(28 ноябрь, “Апастово-информ”).
“Гади әңгәмәдә генә түгел, балаларга якын булган юл әкиятендә, викторинада, уенда бирелгән юл йөрү кагыйдәләрен балалар тизрәк аңлый һәм үзләштерә. Шулай ук балаларга хәрәкәт куркынычсызлыгына багышланган уеннарның хәрәкәтчән формалары, эстафеталар бик якын. Монда бала юл йөрү кагыйдәләрен яхшы хәтерли һәм үзләштерә генә түгел, өстәвенә кайда һәм кайчан куркынычсыз һәм күңелле уйнарга мөмкин булуын да аңлый”, - ди җитәкчеләре Лилия Хәйруллина.
Әниләр көне алдыннан, 27 ноябрь көнне, балалар бакчасында әниләр катнашында юл йөрү кагыйдәләре буенча чара узды. Чараның максаты - төрле гамәли ситуацияләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләреннән файдалана белүне ныгыту, юлда үзеңне дөрес тота белүне тәрбияләү.
Балалар янына кунакка Буа юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактика бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова, Апас районы буенча ДАИ начальнигы Румбик Гәрәев килде.
Уен квесты барышында балалар һәм ата-аналар юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, җәяү дә, пассажир да, шофер да булдылар. Ә ярышларда дуслык җиңде. Чара тәмамлангач, ата-аналар һәм балалар бергәләп яктылыкны кире кайтара торган утны брелоклар ясадылар.
Кунаклар чарада катнашучыларны бүләкләделәр. Һәр гаилә чарада катнашкан һәм җиңүгә омтылган өчен Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев