Каратунның яшь юл сакчылары шоферлар белән очрашты
Каратун мәктәбе укучылары «Игътибар-балалар!» акциясенә кушылды.
(19 сентябрь, "Апастово-информ").
Алар Апас районы буенча ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә «Бала - төп пассажир» акциясе үткәрделәр.
Акция барышында хәрәкәтнең яшь инспекторлары ата-аналарга машина йөртүчеләргә балаларны автомобиль салонында йөрткәндә махсус утыргычлар куллану кирәклеге, куркынычсызлык каешларын мәҗбүри куллану турында искә төшерделәр.
Укучылар үзләре дә ДАИ хезмәткәрләренең киңәшләрен тыңлады. Алар белән бергә юлларда эшләп, шофер кулында нинди җаваплылык булуын, җәяүлеләргә дә ялгышырга ярамавын аңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев