Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Каршы як юлга чыгу 49 шоферның гомерен өзгән

Районның ДАИ хезмәткәрләре тиешсез җирдән каршы як полосага чыгучы шоферларга каршы көрәшне көчәйтте.

Профилактик операцияне уздыру өчен сәбәп булып һәлакәтләрнең борчулы күрсәткечләре тора. Ел башыннан бирле республикада шундый 98 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 49 кеше һәлак булган, тагын 156 кеше җәрәхәтләнгән. ДАИ мәгълүматлары буенча, нәкъ менә каршы як полосага чыгу юл һәлакәтләренең иң куркыныч сәбәпләренең берсе булып кала бирә.
Апас районында исә ел башыннан бирле 82 шофер тиешсез җирдән узарга чыгуы өчен җаваплылыкка тартылган.
“Рейдлар дәвам итә. Ләкин шоферлар без кисәткәнне көтмичә, юлда аек акыл белән йөрсен, гомерләрне куркыныч астына куймасын иде”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев