Каршы як полосага чыгу сәбәпле, 134 юл-транспорт һәлакәтендә 56 кеше һәлак булган
Районда 22 августтан 31 августка кадәр “Каршы як полоса” акциясе бара.
(22 август, “Апастово-информ”).
Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатында, кисәтү чаралары оештыра.
Татарстан Республикасында 2025 елның 7 аенда каршы як полосага чыгу сәбәпле, 134 юл-транспорт һәлакәтендә 56 кеше һәлак булган һәм 223 кеше җәрәхәтләр алган.
Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә административ штраф салына яисә дүрт айдан алып алты айга кадәр вакытка транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә. Административ хокук бозу кабат башкарылган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.
Юлларда сак булыгыз! Гомерләр бер генә һәм бик кадерле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев